Тәрбия эше  1,  2,  3,  4,  5,  6,  7,  8,  9,  10,  11,

Тема:

Кичер әнкәй кайта алмавымны ....”

 /Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу/

 Максат: Әфганстанда һәм Чечняда хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашу, хәрби хезмәт кешеләрен олылау, армиядә һәлак булган егетләребезне искә алу, укучыларда гражданлык хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау:

-        магнитафон

-        сугыш халәтен чагылдырган тавышлар

 

 Тәрбия сәгате барышы

Укытучы: Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Соңгы елларда ил сакчысы булып хезмәт итәргә теләүче яшьләребезнең саны кимегәннән кими, армиягә һәм хәрби хезмәтләргә ихтирам да элеккечә югары түгел. Кораллы Көчләргә һәм хәрби хезмәткә мондый мөнәсәбәтнең сәбәпләре мәгълүм: Әфганстан һәм Чечня җирендәге сугыш хәрәкәтләре, хәрби промышленностьны үстерүгә тиешле игътибар итмәү, хәрбиләрнең хезмәтен тиешенчә бәяләмәү, шулай ук РФ Кораллы Көчләре сафларында уставка каршы гамәлләрнең еш булып торуының вакытлы матбугатта чагылышы ...

         Әлеге очрашу хәрби хезмәт кешеләрен олылау, армиядә һәлак булган егетләребезне искә алу, балаларда гражданлык хисләре тәрбияләү максатыннан уздырыла.

 

/Магнитофон язмасында сугыш халәтен чагылдырган тавышлар яңгырый. Ике укучы симфоник музыка барышында Р. Фәйзуллинның “Кичер әнкәй кайта алмавымны” шигыреннән өзек укый/

1 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны.

2 нче укучы:

Язмышымны белми

Озак көткәнсеңдер.

“Кайтмый калмас ул”,- дип

Өмет иткәнсеңдер.

1 нче укучы:

Барсын илгә бирдем,

Ни бар көчем булды.

Һәлак булуым да

Халкым өчен булды.

2 нче укучы:

Кичер, әнкәй, кичер

Кайта алмавымны!

Чит ил туфрагында

Ятып калганымны ...

Укытучы: Очрашу әфган һәм чечня сугышында һәлак булган якташларыбызга багышлана. Сез “Хәтер” китабы белән таныш инде. Бүген “Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы” битләренә күз салырбыз. Ул Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугышта һәлак булган, хәрби бурычын дә кызганмаган батырлар истәлегенә багышлана.

         Һәркемгә мәгълүм, сугыш корбаннарсыз булмый. Яу булып үткән урыннарда туганнар каберлекләре дә, аерым каберләр дә кала килгән.

1 нче укучы:

Кайтырыма бер ай калганда

Дошман тубы өзде гомерне.

Кичерегез, газиз туганнарым,

Әйталмадым соңгы гозерне.

2 нче укучы:

Әфганстан, ташлы туфрагыңа

Ятып калды тәнем мәңгегә.

Мәңгелеккә ятып калганыма

Гаепле соң хәзер кем генә?

Әнкәемнең ап-ак чәчләренә

Гаепле соң хәзер кем генә?

1 нче укучы:

Түз, күз нурым, тиздән күрешербез, дип

Язган идең соңгы хатыңда.

Хуш, Әнкәем, сине күралмыйча

Ятып калдым таулар артында,

Ятып калдым таулар артында.

Укытучы: Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган егетләребезнең исемен, алар турындагы мәгълүматны җентекләп укысак, туган илгә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак якташларыбызга карата сагыш һәм әрнү хисе түгел, бәлки аларның “намус” һәм “хәрби бурыч” төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану хисе кичерәбез.

5 нче укучы: Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.

6 нчы укучы: 1979 елның 27 декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте карары нигезендә Әфганстан территориясенә чикләнгән күләмдә гаскәрләр кертелде.

         Сугыш ... Ун ел буе дәвам иткән сугыш ...

         Күпме кешеләрнең гомерен өзгән каһәр суккан сугыш

         Безнең Республика территориясеннән чакырылган 9 меңнән артык солдат һәм офицер әфган җирендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Күп кенә каһарман һәм батыр егетләр бүләкләргә лаек булды. 250 сугышчы – төрле орденнар, 1415 кеше медальләр белән бүләкләнде.

         Әфган вакыйгаларыннан соң 2 дистәдән артык ел үтеп китте. Бу вакыт эчендә төрле үзгәрешләр булды. Ләкин 10 ел буе дәвам иткән сугыш нәтиҗәсендә һәлак булган, хәконтузия, җәрәхәт, авырулардан үлгән, хәбәрсез югалган меңләгән сугышчы һәм хезмәткәрнең исеме хәтердән беркайчан да җуелмас.

 Укытучы: Ә хәзер сүзне Әфганстанда хезмәт иткән, якташыбыз, Чембулат авылыннан Җәләлиев Әнәс абыйга бирәбез.

 3 нче укучы: Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме япь-яшь егет Чечня җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә дә яшәргә тиеш булган күпме сөлектәй егетне сугыш алып китте ...

4 нче укучы:

Мин зиратка керәм,

Алда – каберлекләр ...

Берәү, икәү, өчәү ... егерме ...

Тукта, Кызыл йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

     Яшь агачлар үсә өстендә,

     Ак чәчәкле венок куелган.

     Ә исеме җуелмаслык итеп

     Мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән? –

Мин ни уйларга да белмәдем.

 Укытучы: Ә хәзер сүзне Чечняда хезмәт иткән, якташыбыз, Чембулат авылыннан Акберов Илһам абыегызга бирәбез.

7 нче укучы: Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк!

8 нче укучы: Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечня җирләрендә сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез!

9 нчы укучы: Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен!

10 нчы укучы: Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен. Тыныч йоклагыз, батырлар!

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/ новости

Hosted by uCoz