Тәрбия эше 1, 2, 3, 4,  5,  6,  7,  8,  9,  10,  11,

Тема: “Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел” /Тәрбия сәгате/

Укытучы: Укучылар без бүген заралы гадәтләр, аларның организмга нинди зыян китерүе, аларны ничек кисәтергә кирәклеге, кешенең заралы гадәтләргә ничек ияләнүе турында сөйләшербез. Ә хәзер заралы гадәтләр турында сөйләүче кинофильм карап узарбыз. / кинофильм карала, аннары аның турында фикер алышу башлана/

1 нче укучы: Без, кинофильмны карап, Россиядәге чынбарлыктагы тормышны күрдек. Моңа елда илдә наркоманнар саны 5,5 мәртәбәгә артты. Аларның 13 % ын – 12 – 13 яшьлекләр, 60 % ын яшүсмерләр тәшкил итә. Хәтта җиде яшьлекләр дә марихуана тарта, феталгин дигән миңгерәткеч наркотик куллана. Бер инъекция ясаганнан соң ук, кеше аңа бәйле булып кала. Наркоманнар уртача 30 – 35 ел яши.

Укытучы: Наркоманиягә ияләнүнең 5 төп факторы бар. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1.     кешенең үз-үзен дорфа, агрессив тотуы.

2.     мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килүе

3.     гаиләдә үзара мөгамәләнең киеренке булуы

4.     гаиләдәге әледән-әле була торган каршылыклар

5.     ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибар итмәве

Шуны да әйтергә кирәк: тышкы яктан әйбәт булып күренгән гаиләләрдә дә наркотиклар кулланучы бала үсәргә мөмкин.

2 нче укучы: Минем сезгә “Наркоманның тышкы кыяфәте нинди була?” дигән сорау бирәсем килә.

Укытучы: Бу сорауга сез үзегез үк җавап бирә аласыз. Кинофильмда сез наркоманнарны күрдегез бит инде.

3 нче укучы: Наркоманның фикерләү, аңлау дәрәҗәсе кими, башы “томанлы” була. Бите, муены тиреләре кызыл төскә керә, күз кабагы киңәя. Морфий белән исергәндә кешенең кәефе күтәрелә, ул үзен күктә очып йөргәндәй сизә, аның аңы югалмый. Күз алмасы кысыла, карашы “томанлана”, бит тиресе агара, хәрәкәте тоткарлана. Мондый кеше һәр фикер белән килешә, һәр нәрсәдән канәгать.

Укытучы: Фильмда тагын нәрсәләр турында сөйләнә?

4 нче укучы: Фильмда тәмәке тарту һәм эчкечелек хакында да сүз бара. Тәмәке тарту һәм эчкечелек – зарарлы гадәтләр. Алар кеше организмының мөһим әгъзаларын зарарлый. Эчкән алкогольнең 89 % ын – ашказанының лайлалы тышчасы, ә башка өлешен эчәгеләр үзенә сеңдерә. Исерткеч эчемлек барыннан да бигрәк баш миенә тәэсир итә. Хәмер эчкәч бер сәгать узганнан соң, аның концентрациясе кан плазмасына һәм кызыл шарчыкларга үтеп керә. Организмдагы башка биологик сыелыкларда да ул үз “урынын” таба. Исерткеч эчемлек кешенең иң мөһим әгъзаларында – баш миендә, бавырда, йөрәктә, ашказанында һ.б. 28 сәгатьтән 15 көнгә кадәр саклана. Алкоголь кеше психикасына да нык тәэсир итә. Шул сәбәпле ул төрле җинаятьләр эшләүгә этәрә, исерек кеше имгәнүләргә дә дучар була.

Укытучы: Мин сезнең фикерләр белән килешәм. Аларга өстәп тагын шуны әйтәсем килә: автомобильдә узышу буенча дөнья чемпионы Т. Бетенхаузенның игътибар итү тизлеген махсус прибор белән үлчәгәннәр. Аннары, бер чәркә виски эчкәннән соң, тагын шуны ук кабатлаганнар. Бу вакытта игър итү тизлеге бик нык кимегән. Димәк, фаҗига булу мөмкинлеге бик тиз арткан.

         Хәзерге тормыш шартлары баланың нерв системасына, моннан ярты гасырга караганда, тагын да көчлерәк йогынты ясый. Бүген кеше мәгълүматны күбрәк кабул итә, тәэсирләр дә күбрәк була, тормыш агымы да тизләнә. Кеше психик яктан да тизрәк камилләшә. Шуның белән бергә яшүсмерләрдә аларның үзләренә генә хас мавыгулар, хисси тотрыклылык формалашып, дөньяны күаллаулары өлгереп җитмәве күзәтелә.

         “Исерткеч эчемлек эчкәндә яшүсмер организмында нинди үзгәрешләр барлыкка килә?” дигән сорауга җавап биреп карыйк әле.

5 нче укучы: Хәмер эчкән яшүсмер үзен тыныч тотмый, ул агрессив була, үз-үзенә бикләнә, башкалар белән аралашудан читләшә. Нерв системасы, тормышка карашы һәм инанулары ныгып җитмәгән яшь кеше алкоголь тәэсирендә тискәре күренешләргә тиз бирешә.

         Исерткеч эчемлек нерв киеренкелегенә чик куймый, ә бәлки аңа тискәре йогынты ясый, психиканы җимерә: “Кайгыны бетерү”, “төшенкелектән котылу” өчен эчүчеләр соңыннан шуңа инаналар: спиртлы эчемлек элекке проблемалардан котылырга ярдәм итми, ә бәлки яңаларын гына барлыкка китерә. Хәмер үзенә килгән кайгы-хәсрәтне үзе генә җиңә алмый. Аның авыруын дәваларга якыннары гына булыша ала.

Укытучы: Әйе, мин син сөйләгәннәр белән килешәм. Бер чәркә аракы эчә-эчә эчкече булып китәргә мөмкин.

         Берәүләр – 20 ел, икенчеләр 5 ел дәвамында эчкече булып формалаша. Ә кайберәүләргә эчкече булу өчен 2 ай да җитә. Бала исә исерткеч эчемлек эчәргә бик тиз ияләнеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә үз-үзеңне куркыныч астына куярга ярамый. Хәмернең тәмен дә татып карамаска кирәк.

         Алкоголизм чиреннән котылу өчен аутоген күнегүләре зур ярдәм итә. Кеше спиртлы эчемлекләрне азрак кулланган саен, аутоген күнегүләрнең тәэсире зуррак була.

         Белгечләр, үз-үзеңне билгеле бер нәрсәгә ышандыру өчен, сүзләрне инанып әйтергә түбәндәге күнегүләрне тәкъдим итәләр.

·        Мин бик тыныч, үз-үземә ышанам һәм мин ирекле

·        Борчу һәм хәвефле хәлләр онытыла

·        Мин алкогольгә битараф

·        Аек булу миңа шатлык китерә

·        Аракыны күрәсем килми, шәраб бик тәмсез

·        Аракы эчәргә теләмәвемә мин бик шат

·        Исерек кеше беркемне дә танымый

·        Мин бик тыныч һәм үз көчемә ышанам

·        Миңа спиртлы эчемлекләр турында уйлау да куркыныч

·        Мин хәзер бөтенләй башкача яшим

·        Мин хәмер эчмәүгә бик шат һәм аны алга таба авызыма да капмам

·        Эчмәү мине көчле һәм горур итә

·        Мин үз сүземдә торырмын

Укытучы: Хәзерге чорда тагын нинди мөһим проблема бар?

Укучы: Тәмәке тартучыларның күбәя баруы.

Укытучы: Әйе, сез дөрес әйтәсез. Бу турыда нәрсәләр беләсез? Нинди саннар китерә алырсыз?

Укучы: Статстик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны 3600 миллиард сигарет тарта. 3,5 миллиард кеше үзләренең үпкәсе аша 5 млрд кг төтенен үткәрә. Һәр сигарет кешенең гомерен 5 – 6 минутка кыскарта. Көненә 10 – 19 сигарет тарткан кеше үзенең гомерен – 5,5 елга, 40 сигарет тартканы 8,3 елга кыскарта.

Укучы: Тәмәке тартучы шулай әкренләп үзен – үзе агулый. Йөгерү алдыннан рәттән ике сигарет тарткан йөгерешченең үлүе дә мәгълүм кешелек дөньясына. Никотин йөрәк тибешенә тискәре йогынты ясый. Спорт белән шөгыльләнгәндә йөрәк тибеше ешлыгы 3 мәртәбәгә артса, ә никотин бу санны 4 кә җиткерә. Тәмәке тартканда һава, янып торган тәмәке аша үтеп, кирәгеннән артык җылына һәм төтен белән үпкәгә үтеп керә.

Укытучы: Әйдәгез, ял итеп алыйк әле. /Физкультминутка. Күзләр өчен/

Укытучы: Хәзер “Никотин кеше тәненә ничек йогынты ясый?” дигән сорауга җавап бирик.

Укучы: Никотин биттәге вак кына кан тамырларын кыса. Кан аша кирәкле матдәләр белән туклануы тоткарлануы сәбәпле, тире аксыл-саргылт төскә керә. Төрле кремнар бу кимчелекне бетерә алмый.

         Тәмәке төтене теш тышчасына да тискәре йогынты ясый. Анда кечкенә генә ярыклар барлыкка килә. Шулар аша тешкә микроблар үтеп керә.

Укытучы: Әйдәгез тәмәке тартучының портретын күз алдына китерик әле. Башта мин сезгә “Тәмәке тарту нәселгә тәэсир итәме?” дигән сорау бирмәкче булам.

Укучы: Биологик үзенчәлекләре буенча хатын-кыз организмы тәмәке төтене агуыннан күбрәк зыян күрә. Немец табиблары 5,5 мең хатын-кызны тикшереп, аларның 41,5 % ының бала тудырырга сәләтсез булуын ачыклаган. Яңа туган 18 мең баланың ни сәбәпле үлүен тикшерү нәтиҗәләре 1,5 мең бала анасының тәмәке тарту сәбәпле гүр иясе булуын ачыкларга ярдәм иткән.

Укытучы: Ә тәмәке тартудан ничек тыелырга соң?

Укучы: Пекин мәктәпләрендә әле яңа гына тәмәке тарта башлаган малайлар һәм кызларны зур “Җәза” көтә: алар сәгатьләр буе велотренажерда шөгыльләнергә тиеш. Педагоглар фикеренчә, бу алым укучыны, беренчедән, тәмәке тарту турында уйлаудан читләштерә, икенчедән, спорт белән шөгыльләнүгә күнектерә.

Укучы: XIX гасыр ахырында Англиядә тәмәкечеләрне хөкем иткәннәр, ә аларның башын, авызларына тәмәке каптырып, мәйданга чыгарып куйганнар.

         Төркиядә тәмәкечеләрне идәнгә утыртып тота торган булганнар.

         Россиядә Михаил Ромонов патшалык иткәндә тәмәке тарткан өчен үлемгә хөкем итү турында әмер чыгарылган. Әмма мондый чаралар теләгән нәтиҗәне бирмәгән.

Укытучы: Ә хәзер мин сезгә 2 хат укырга тәкъдим итәм. Аларны укыгыз һәм фикер алышыгыз.

1 нче хат. “Кадерле редакция! Безнең ишек алды малайлары еш кына футбол уйный. Монысы яхшы, әлбәттә. Әмма аларның күбесе тәмәке тарта. Ә мин тартмыйм. Тәмәкечеләр миннән көлә. Мин исә, спортчы тәмәке тартмаска тиеш, дип уйлыйм. Миңа нишләргә соң? Футбол уйнауны ташларгамы, әллә тәмәке тарта башларгамы? Илдар”

2 нче хат. “Мин Альбина исемле кыз. X класста укыйм. Әле күптән түгел генә иң якын дус кызым белән ачуланыштым. Ә бит безнең дуслык балалар бакчасыннан ук башланган иде ... Эш менә нәрсәдә: дәресләрдән соң, дус кызым мине үзләренә чакырды. Мин алар фатирына кергәндә тәмәке тартып, сыра эчеп утыралар иде. Миңа бу хәл ошамады һәм мин бүлмәдән чыгып китәргә уйладым. Ә дус кызым, син әле бала гына икәнсең, дип, миннән көлдә. Бәлки ул хаклыдыр...”

Укучы: Илдар, тәмәкечеләр бервакытта да синең дусларың булмаячак.  Борчылма, син үзеңә чын дуслар табарсың. Сәламәтлек барыннан да кадерлерәк.

Укучы: Альбина, синең дус кызың бик нык ялгыша. Сиңа аның белән дуслашмау хәерлерәк. Бу турыда аның белән сөйләшеп аңлаш. Дустыңның хаклы булмавын әйт. Ә сиңа дуслар табылыр әле.

Укытучы: Ә хәзер бүгенге әңәмәгә йомгак ясыйк. Без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Укучылар: Зарарлы гадәтләр турында.

Укытучы: Зарарлы гадәтләрдә котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Укучылар: Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, спорт ярышларында катнашырга, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Укытучы: Тормышта, бәхетсез булуга караганда, бәхетле булу җиңелрәк. Шуңа күрә мин сезгә кешеләрне, тормышы яратырга, эшне намус белән башкарырга тырышырга киңәш итәм. Үз сәламәтлегегез өчен үзегез көрәшегез. Сәламәтлек – матурлык ул. Матур булыгыз. Сәламәтлегегезне ныгытыгыз.

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/  новости

Hosted by uCoz