Тәрбия эше 1,  2,  3,  4,  5,  6,  7,   8,  9,  10,  11,

ТЕМА: Сезнең тормыш үзе бер батырлык

          Бүгенеге очрашуны яшьлекләре сугыш чорына туры килгән, җиңү көнен якынайту өчен алны, ялны белми тылда эшләгән, тыл ветераннарына багышлыйбыз.

Табигатьтә кыш,

Илем туфрагына

Карлар шаулап яуганда

Чал тарихның теләге шул

Кешелеккә язсын тагын мең ел

Үткәннәрне барлап яшәргә.

         Мин 41 нче еллар пәрдәсен ачам. Әйдәгез үткәннәргә күз салыйк. Менә сезнең алдыгызда 41 елның җәй башы. Авылларда сабан туйлары гөрли. 1941 нче ел 22 июнь иртәсе. Илебезнең аяз күген кара болыт каплый. Кешелек тормышындагы нәкъ 1418 көнгә сузылган авыр көннәр башлана. Шушы аяусыз көрәштә авылыбыз ..... улын югалта. Бик күпләр имгәнү ала. Сугыш ирләрне дә, хатын-кызларны да, карт корыны да, яшь-җилкәнчекләрне дә сындырып сыный. Ләкин халкым сынатмый.

Хөрмәт итәм татар хатыннарын,

Ихтирамым олы йөрәктә.

Ярата һәм яраттыра алар,

Ирләр була белә кирәктә.

Олы җанлы алар, иң нык заттан

Андый ныклык юктыр ташта да,

Күңеле тулса бер капланып елый

Яшь күрсәтми генә башкага.

Чыдамлылар алар, чыдамлылар

Иңгә салып авыр елларын

Күпме хатын әнә әле булса

Яудан көтә ирен, улларын.

Ничек инде хөрмәт итмисең ди,

Алихәдәй шундый хатынны.

Табигате белән шундый тыйнак алар

Табигате белән акыллы.

         Авылыбыз халкы, сугыш чорында барысы да фронт өчен дип эшләде. Бөтен авырлык хатын-кызлар һәм яшь балаларның көчсез иңнәрендә булды. Игенен дә үстерделәр, урманын да кистеләр, торфын да чыгардылар. Ачы күз яшьләре аша ач – ялангач килеш булсалар да, алар үзләренең фидакарь хезмәте белән, минуты, сәгате, көне, елы белән җиңү көнен якынайттылар.

         Безнең бүгенге очрашуның иң төп кунагының да җиңү өчен өлеше зур булды. Сүзне озакка сузмыйча Рабига апайның үзен тыңлап китик әле. Ул исә шушы вакытларның тере тарихы. Ул вакыйгаларда Рабига апа нәкъ сезнең кебек яшьтә булган.

/Рабига апаның чыгышы/                                                 

         Менә сугыш чорларында булып, андагы вакыйгаларга күз төшереп алдык.

Ак чулпыларын чыңлатып

Таң кызы суга бара.

Киләчәктән үткәннәргә ерак, бик ерак ара.

Чулпы таңнарында чыңлый

Үткәннәрнең авазы.

Ниләр алып килер икән?

Киләчәкнең азагы?

Йокла ай, чулпыларга

Көмеш суга карап ал.

Чагыштырып гасырларны

Киләчәккә күзен сал.

         Бүгенге очрашуда катнашкан өчен зур рәхмәт! Сугыш чорларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда бөтен мәшәкать сезнең иңнәрдә булды. Сезнең язмыш данлы. Сезнең язмышлар онытылмас батырлык. Ачы михнәтләр күреп тә, сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

         Фидакарь хезмәтегез белән җиңү көнен якынайтканыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/ новости

Hosted by uCoz