Тәрбия эше 1,  2,  3,  4,  5,  6,  7,  8,  9,  10,  11,

ТЕМА:ТОРМЫШЫҢА КУРКЫНЫЧ ЯНАСА

Максат: Укучыларның алаларның үз-үзләренең һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышына янаган куркынычны тиешенчә бәяли белергә өйрәтү; фатир талауны булдырмый калу, мондый хәл булган очракта, үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшендерү, кирәк булса, матди байлык, саләмәтлек, тормышны саклап калуга сәләтле итеп тәрбияләү.

Җиһазлау:

·       Карточкалар

·       Тест биремнәре

 Тәрбия сәгате барышы:

/Соңгы вакытта илебездә барган вакыйгаларның тискәре йогынтысы нәтиҗәсендә, җинаять кылулар саны күбәйде. Шуны истә тотып без сигезенче сыйныф укучылары белән фатир талаучылар белән күзгә-күз очрашканда саклану чараларын карап китәрбез/

Укытучы: Сезнең гаилә 4 нче катта балконлы фатирда яши. Әти-әниегезгә фатирның исән-имин торуын тәэмин итү йөзеннән, нинди киңәш бирер идегез?

Сайлап алу өчен җаваплар:

1.    Күршеләрегездән сез өйдә югында почта әрҗәсеннән газета-журналларны даими алып торуларын үтенергә

2.    Китәр алдыннан, форточкаларны ачып куярга

3.    Балконга кер элеп калдырырга

4.    Радионы яки берәр бүлмәдә ут кабызып калдырырга

5.    Теле-, видеоаппаратураның алына торган өлешәрен салдырып алырга

6.    Телефонны өзәргә

7.    Кран, газ, ут приборларының сүнгән булуына инанырга

8.    Кыйммәтле әйберләрне бикләнә торган шкафка куярга

9.    Туганнарыгыздан әледән-әле фатирга килгәләп торуларын үтенергә

10.                      Үтә кыйммәтле әйберләрне вакытлыча туганнарыгызга илтеп торырга

 Укытучы: Фатир талауны булдырмый калуда ярдәм итүче кайбер кагыйдәләрне искә төшереп үтә:

-         кыйммәтле әйбер, акча, байлык белән мактанмаска

-         яңа гына танышкан дусларыңны өйгә алып кайтмаска

-         фатир ачкычын келәм астында, почта әрҗәсендә һ.б. шундый урыннарда калдырмаска

-         күршеләрегездән сез югында почтаны алып торуларын үтенергә

-         радионы кабызган килеш калдырырга (ләкин утны түгел)

-         эт өргән тавыш чыгаручы кыңгырау куярга

-         тәрәзәләргә тимер рәшәткә урнаштырырга

-         ишекләрне ныгытырга

Укытучы: Ә хәзер “Урлау” һәм “талау” сүзләрнең мәгънәләрендәге охшашлык һәм аерманы ачыкларга кирәк.

-         “Урлау” дигәннән укучылар сез нәрсә аңлыйсыз? “Урлау” һәм “Талау” сүзләре бер-берсеннән ничек аерыла?

“Урлау” – кеше – кара күрмәгәндә бүтәннәр байлыгын үзләштерү

“Талау” (кычкыртып талау) – шулай ук урлау, ләкин кеше күз алдында мал-мөлкәтне тартып алу.

Укытучы: укучылар, әгәр дә җинаятьче алдау юлы белән фатирга үтеп керсә? Мондый хәлләр гадәттә өлкәннәр өйдә юк чакта була. Өйдә ялгыз калганда үтәргә тиешле төп кагыйдәне балалар барысы да белә: “Чит кешегә ишек ачмаска!”

         Ләкин тормышта төрле очраклар, хәтта чит кешене өйгә кертергә ярый торганнары да булырга мөмкин. 

1.    Мәсәлән, әти-әнисе эштә чакта яшүсмер өйдә берүзе генә шаулап аккан суны туктата алмый. Ул телефон аша слесарь чакырта. Слесарь килә, ишек шакый.

2.    Кинәт кенә күршегезнең хәле начарланды, ди. Аның янына килгән табибның тиешле даруы юк. Табиб ишек шакый һәм хастаханәгә кирәкле дару сорап шалтыратырга рөхсәт итүне үтенә.

Бу очракларда нишләргә? /Укучылар нәтиҗә ясыйлар/

Укытучы: Беренче очракта ишек ачканчы, сантехникның фамилиясен сорарга һәм, телефоннан аның эш урынына шалтыратып, шундый фамилияле кешене чакыру буенча җибәрү-җибәрмәүләрен белешергә. Телефон булмаган очракта, сантехникны өйгә берәр яхшы таныш булган күрше белән бергә генә кертергә мөмкин.

Бирем: Өйдә берүзегез булган вакытта сантехник, электрик һ.б. килеп ишек шакыса, нишләргә? Тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан сез дөрес санаганнарын билгеләргә

Җаваплар:

1.    Бу кешене фатирга кертергә һәм эшләгәнен карап торырга

2.    Ишек “күз”еннән карап, килгән кешенең беүзе булуына инанырга

3.    Алгы бүлмәдән кыйммәтле әйберләрне алып куйгач кына ишек ачарга

4.    Өйдә берүзегез булуны әйтеп, сантехникка кич белән килергә кушарга

5.    ЖКО га шалтыратып, аларда бу кешенең эшләү-эшләмәвен белешергә

6.    Ишекне ачып килгән кешенең документларын сорарга

7.    Килгән кешене күршеләр белән генә өйгә кертергә

8.    Бу кешене өйгә кертеп, үз эшләрең белән шөгыльләнүне дәвам итәргә

Укытучы: Әйтик, сез өйдә берүзегез генә булган чакта ишекне вата башладылар, ди. Җинаятьченең өйдә кеше юк дип уйлаган булуы мөмкин. Димәк, аңа ялгышканын белдергә кирәк. Сез бу очракта нәрсә эшләр идегез?

/Радио һәм телевизорны бар көченә кабызып куярга; өйдә тагын кемдер бар дигән фикер тусын өчен, “кемгәдер” кычкырып мөрәҗәгать итәргә кирәк. Куркып, каракның китеп баруы ихтимал. Ләкин җинаятьченең алдан ук әзерләнеп килгән талаучы булуы да мөмкин. Шулай икән аңа фатир эченә керергә хәлдән килгәнчә комачауларга кирәк: ишек чылбырын эләргә, берничә йозакка бикләнергә һ.б. Шуннан соң милициягә шалтыратып, төгәл адресны әйтергә; телефон булмаса, суүткәргеч торбаны шакып шакып яки форточкадан кычкырып, якын-тирәдәгеләрне ярдәмгә чакырырга кирәк. Инде милекне саклап калу мөмкинлеге юк икән, гомереңне саклап калу өчен тырышу мөһим. Чөнки талау нияте белән килгән җинаятьче – кызгану хисләренә ия булмаган рәхим-шәфкатьсез зат. Җиңеп чыгарга көчең җитмәсә, каршылык күрсәтүдән дә мәгънә юк. Соңыннан милициягә ярдәм итү максатыннан, җинаятьченең тышкы билгеләрен (йөзе, чәче, тавышы, буе һ.б.) хәтерләп калу мөһим. (Тышкы билгеләрне бер укучы мисалында күрсәтергә мөмкин)

         /Үтелгән материал тест сораулары ярдәмендә ныгытыла./

Сорау: Милекне һәм иминлегеңне саклап калу өчен нишләргә?

Җаваплар:

1.    тимер әйбер белән торбага шакырга

2.    ишекне авыр әйбер белән терәтеп куярга

3.    музыка, телевизор кабызырга

4.    акча һәм кыйммәтле әйберләрне яшерергә

5.    тиз генә ишекне ачып, чыгып йөгерергә

6.    балконга чыгып бикләнергә

7.    үз-үзеңне саклау йөзеннән, берәр очлы тимер әйбер белән коралланып, ишекне ачарга һәм: “Гафу итегез, сез адресны бутагансыз!” – дияргә.

Укучылар дөрес җавапларны билгеләгән вакытта тактага үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган плакат эленә:

-         таныш булмаган кешегә ишек ачмагыз

-         кемдер ишек ватып фатирга керергә омтылса, өйдә кеше барлыгын сиздерә торган тавышлар чыгарыгыз (кычкырыгыз, радио, телевизор кабызыгыз)

-         ишекне авыр әйбер белән терәтегез яки чылбырын элегез

-         “02” телефоны белән милициягә шалтыратып, төгәл адресны әйтегез

-         форточкадан кычкырып, тирә-юньдәгеләрне ярдәмгә чакырыгыз

-         көчегез җитмәсә, җинаятьчегә каршылык күрсәтегез

-         һөҗүм итүчеләрнең тышкы билгеләрен хәтерләп калырга тырышыгыз.

Өй эше: Сез авылда торасыз ди. Өйгә кайтып кергәндә, ишекнең ватып ачылган булуын күрдегез һәм өй эчендә ят тавышлар ишеттегез, ди. Бу очракта нишләрсез? Шушы сорауга җавап әзерләп килергә.

 Ф. И. О. __________________________________

1. Сезнең гаилә 4 нче катта балконлы фатирда яши. Әти-әниегезгә фатирның исән-имин торуын тәэмин итү йөзеннән, нинди киңәш бирер идегез?

Сайлап алу өчен җаваплар:

1.     Күршеләрегездән сез өйдә югында почта әрҗәсеннән газета-журналларны даими алып торуларын үтенергә

2.     Китәр алдыннан, форточкаларны ачып куярга

3.     Балконга кер элеп калдырырга

4.     Радионы яки берәр бүлмәдә ут кабызып калдырырга

5.     Теле-, видеоаппаратураның алына торган өлешәрен салдырып алырга

6.     Телефонны өзәргә

7.     Кран, газ, ут приборларының сүнгән булуына инанырга

8.     Кыйммәтле әйберләрне бикләнә торган шкафка куярга

9.     Туганнарыгыздан әледән-әле фатирга килгәләп торуларын үтенергә

10. Үтә кыйммәтле әйберләрне вакытлыча туганнарыгызга илтеп торырга

 

 

Ф. И. О. ________________________________________

2. Өйдә берүзегез булган вакытта сантехник, электрик һ.б. килеп ишек шакыса, нишләргә? Тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан сез дөрес санаганнарын билгеләргә

Җаваплар:

1.     Бу кешене фатирга кертергә һәм эшләгәнен карап торырга

2.     Ишек “күз”еннән карап, килгән кешенең беүзе булуына инанырга

3.     Алгы бүлмәдән кыйммәтле әйберләрне алып куйгач кына ишек ачарга

4.     Өйдә берүзегез булуны әйтеп, сантехникка кич белән килергә кушарга

5.     ЖКО га шалтыратып, аларда бу кешенең эшләү-эшләмәвен белешергә

6.     Ишекне ачып килгән кешенең документларын сорарга

7.     Килгән кешене күршеләр белән генә өйгә кертергә

8.     Бу кешене өйгә кертеп, үз эшләрең белән шөгыльләнүне дәвам итәргә

 

 

Ф. И. О. ______________________________________

3. Сорау: Милекне һәм иминлегеңне саклап калу өчен нишләргә?

Җаваплар:

1.     тимер әйбер белән торбага шакырга

2.     ишекне авыр әйбер белән терәтеп куярга

3.     музыка, телевизор кабызырга

4.     акча һәм кыйммәтле әйберләрне яшерергә

5.     тиз генә ишекне ачып, чыгып йөгерергә

6.     балконга чыгып бикләнергә

7.     үз-үзеңне саклау йөзеннән, берәр очлы тимер әйбер белән коралланып, ишекне ачарга һәм: “Гафу итегез, сез адресны бутагансыз!” – дияргә.

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/  новости

Hosted by uCoz