Тәрбия эше 1,  2,  3,  4,  5,  6,  7,  8,  9,  10,  11,

ТЕМА: Этикет  һәм  без

 Максат:

·       үз-үзеңне тотуда төп этикет кагыйдәләрен өйрәтү

·       аралашу культурасы тәрбияләү

 Форма: брейн-ринг

 Уенны үткәрү өчен:

-         өстәл һәм алтышар урындык

-         секундомер

-         очколарны исәпләү өчен жюри

 Уенның кагыйдәләре:

1.            Командаларның ничәнче булып уйнаулары җирәбә буенча билгеләнә

2.            фикер алышулар өчен бер минут вакыт бирелә

3.            Кайсы команда әзер икәнлеген беренче булып белдерә, шул җавап бирү хокукы ала.

 Сораулар:

1.     Кеше белән кайсы очракта ничек исәнләшәсе? (баш кагу, кул хәрәкәте, кул кысу, кочаклау. Иң еш кулланылганы “Исәнмесез”, дип эндәшү, баш кагу һәм кул хәрәкәте – транспортта очрашканда яки урамда бер-береңнән ерак арада булганда, кочаклау бик якын кешеләрең,  туганнарың белән очрашканда)

2.     Берәр урынга кергәч иң беренче кем исәнләшергә тиеш? (һәрвакытта да керүче кеше исәнләшергә тиеш)

3.     Танышкан вакытта үзе белән кем иң беренче таныштырырга тиеш? (Һәрвакыт мондый кагыйдә саклана: башта олы кеше – кече кешегә, хатын-кыз – ир-атка, җитәкче – хезмәткәргә кулын бирә)

4.     Урамда иң беренче булып кем исәнләшергә тиеш: басып торучымы әллә үтеп баручымы? (үтеп баручы)

5.      Ишектән беренче булып кем керергә тиеш: ир-атмы, хатын-кызмы? (һәрчак беренче хатын-кыз керә)

6.     Транспорка кем беренче утырырга тиеш? (беренче булып хатын-кыз утыра, чыкканда киресенчә)

7.      Баскычтан беренче кем менәргә тиеш? (ир-ат)

8.     Кинога яки театрга соңга калган очракта нишләргә? Залдан үз урыныңны эзләү дөресме? (якындагы буш урынга утырырга кирәк)

9.     Телефоннан сөйләшкәндә кем беренче булып исәнләшә? (беренче булып кем шалтырата – шул)

10. Телефоннан сөйләшкәндә кинәт кенә элемтә өзелсә кабат кем шалтыратырга тиеш? (беренче шалтыратучы)

11.Сез чәчәк һәм бүләкләр алып кунакка киләсез. Бүләкләрне ничек тапшырасыз? Чәчәкне кайсы кулга тотасы? (чәчәкне сул кулга тотарлар, бүләк матур итеп төрелгән булырга тиеш)

12.Хуҗа бүләкне нишләтергә тиеш? (Бүләкне алгач шунда ук ачып карарга тиеш)

 Өстәл әзерләү һәм өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

1.         Бер минутта сез өстәлдәге әйберләрне дөрес итеп урнаштырырга тиеш. Тәлинкә, чәнечке, пычак, кашык, фужер, рюмка, салфетка бирелә. (Тәлинкәнең уң ягына үткен ягын тәлинкәгә каратып пычак, кашык, ә сул ягына чәнечке куела. Тәлинкә алдына сул якка рюмка, уң якка фужер куела . Салфеткаларны тәлиңкәгә салалар)

2.         Ипи һәм бутербродларны ничек ашыйлар? (Ипине кул белән алып салфеткага яки махсус тәлинкәгә куялар һәм кечкенә кисәкләргә сындырып ашыйлар)

3.         Сезнең тәлинкәгә виноград, апельсин, алма салынган. Аларны ничек ашыйсы? (Виноградны берәр бөртекләп ашыйлар. Алманы пычак белән чистартырга, вак кисәкләргә бүләргә кирәк. Апельсинны шулай ук кисәклисе)

4.         Нәрсә ул “Швед өстәле”? (Өстәлгә төрле ризыклар куела. Кунаклар өстәл янына килеп үзләренә ошаган ризыкны тәлинкәләренә салып алалар һәм читкә китеп урындыкка, диванга һ.б. утыралар)

5.         Тортларны, сумсаларны ничек ашыйлар? (Йомшак тортларны чәй калагы белән вак кисәкләргә бүлеп ашыйлар. Сумсаларны кулга тотып ашыйлар)

6.         Йомырканы кайсы башыннан ватып ашыйлар? (Кайсы башыннан ватсаң да барыбер)

7.         Ашап бетергәч өстәл яныннан ничек кузгалып китәсе? (Өстәл яныннан башкалар белән бергә кузгаласы. Хуҗаларга рәхмәт әйтәсе)

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/ новости

Hosted by uCoz