Тәрбия эш 1, 2,  3,  4,  5,  6,  7,  8,  9,  10,  11,

САК  БУЛЫГЫЗ,  ТУБЕРКУЛЕЗ!

              Хәзерге вакытта авыруның көчәюенә иң беренче очракта социаль һәм экологик факторлар сәбәпле: кешеләрнең яшәү шартлары кыенлашты, туклануның сыйфаты начарланды, хроник алкоголизм, наркомания белән авыручылар саны артты, дару препаратлары кыйммәтләнде. Бу шуңа бәйле.

         Авыруның чыганагы булып туберкулез белән авыручы кеше тора. Төчкергәндә, йөткергәндә төкерек белән чыккан тамчылар тышкы тирәлектә тузанга әверелеп безнең сулыш юллары аша үпкәгә эләгә. Үпкәгә үтеп кергән берничә генә микроп та хәлиткеч зыян салырга мөмкин. Гәдәттә алар известь тышча белән каплана ягъни туберк төерләре барлыкка килә. Биредә микроблар гомер буе кулай очракны көтеп яталар.

         Туберкулез авыруының билгеләре:

1.     Температура күтәрелү. Ул башта берничә атна буена 37,1 – 37,2 градустан артмый. Авыру көчәя төшкәч 38 – 38,5 градуска күтәрелә.

2.     Ябыгу. Олы кеше режим белән ашаганда һәм эшләгәндә аның авырлыгы бер чама була. Туберкулез белән авыручылар акрынлап ябыга.

3.     Тирләү. Эдокрин бизләрнең эшчәнлеге бозылу һәм микроблар белән агулану нәтиҗәсендә туберкулез белән авручылар тирләүчән була. Шулай ук ютәлләү туберкулезның башлангыч чорында ук күзәтелә.

Авыруның беренче билгеләрен флюрография ярдәмендә белеп була. Әгәр туберкулезны үз вакытында белеп алсак, аны дәвалау бик күпкә җиңелрәк була.

Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа

/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/ новости

Hosted by uCoz