2 НЧЕ СЫЙНЫФТА ҮТКӘРЕЛГӘН СЫНЛЫ СӘНГАТЬ ДӘРЕСЕНЕҢ
ПЛАН – КОНСПЕКТЫ
ТЕМА: Матрёшка өчен матур, купшы кием ясау
УКЫТУЧЫ: Сабирзянова Ләйсән Рубис кызы
Дәреснең темасы. Матрёшка өчен матур, купшы кием ясау.
Максаты.
- төрле халыкларның культура мираслары белән кызыксыну уяту;
- ритмны, төсне тоя белү, характерлы үзенчәлекләрен аера белүләрен үстерү;
- укучыларда эшләү процессыннан, үз эшләренең нәтиҗәсен күрүдән кәнәгатьләнү, шатлык хисләре тәрбияләү
Җиһазлау. Кисточкалар, гуашь, матрешка трафаретлары, сулы савытлар.
Демонстрацион материал. Матрешкалар, “Матрешканы бизәү этаплары”, “Декоратив бизәү элементлары” таблицалары.
Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларны дәрескә әзерләү.
II. Яңа тема өстендә эшләү.
1. Рус матрешкасының барлыкка килү тарихы турында әңгәмә.
2. 3 төрле матрешканы чагыштыру.
3. Мөстәкыйль эш.
Матрешканы бизәү этаплары белән танышу.
Кисточка белән декоратив бизәү элементларын ясап карау күнегүләре.
Матрешканы декоратив бизәү.
III. Йомгаклау.
Дәрес планы.
I. Оештыру өлеше.
1. Укучыларны дәрескә әзерләү.
II. Яңа тема өстендә эшләү.
1. Рус матрешкасының барлыкка килү тарихы турында әңгәмә.
Буйлары төрлечә булса да
Йөзкәйләре янып тора.
Берсе эченә берсе тулса,
Бер матур уенчык була.
(Матрешка)
- Әйе, дөрес укучылар, бүгенге дәрестә безнең сүзебез матрешкалар турында булыр һәм мөстәкыйль эш вакытында без аны матур, купшы итеп киендерербез.
Матрешкалар безнең илебезнеңсимволы булып торсада, аның тамырлары Япониягә барып тоташа.
Рус рәссам – осталарына япон уенчыклары бик ошый һәм алар үз милли вариантларын эшләргә уйлыйлар. Беренче матрешкалар сарафан кигән, яулык бәйләгән, кулына әтәчяки ипи һәм урак тоткан кыз кыяфәтле була. Матрешкалар олыларга да, балаларга да бик ошый. Аның ачык, шәфкатьле йөзе үзенә тартып тора. зур курчак эчендә зур бердәм дус гаилә яшеренүе мавыктыра.
Россиядә иң киң таралган исем Матрена була, ягымлы йомшак итеп әйтсәң Матрешка килеп чыга. Бу агач кызларны шулай атыйлар да инде.
Матрешкалар традицион рус милли киемнәреннән: яулык, алъяпкыч, сарафаннан. Матрешкалар дуслык, мәхәббәт, бәхет, иминлек һәм тынычлык символы булып торалар. Матрешкаларны эшләп чыгаручы иң билгеле үзәкләре Загорск, Семеново һәм Полхов – Майдан.
Загорскта эшләнгән матрешкаларның яулык, кофта, сарафан, алъяпкыч почмаклары тыйнак кына декоратив рәсем белән бизәлә.
Семенов матрешкалары алъяпкычны бизәп торучы зур чәчәк букетлары белән аерылып торалар. Яулык почмаклары да чәчәкләр белән бизәлгән.
Полхов – Майдан осталары матрешкаларны декоратив бизәүнең үз стилен булдырганнар. Матрешкаларның яулыклары алга бәйләп куелмаган, сарафан һәм алъяпкычлары юк. Йөзләрен көдрә чәчләр бизи. (слайд)
2. 3 төрле матрешканы чагыштыру.
- Яулык, кофта, сарафан нинди төсләрдә?
- Ничек бизәлгән?
- Матрешкалар нәрсәләр белән охшаш, ә нәрсәләре белән аермалы?
- Семенов матрешкасы кулына нәрсә тоткан?
- Полхов – Майдан матрешкасы нинди?
III. Физкультминутка.
3. Мөстәкыйль эш.
Матрешканы бизәү этаплары белән танышу.
· Йөзен билгеләү.
· Яулык, кофта, алъяпкыч контурларын билгеләү.
· Декоратив бизәү.
Кисточка белән декоратив бизәү элементларын ясап карау күнегүләре.
Матрешканы декоратив бизәү.
IV. Йомгаклау.
Сыйныф тактасына тәмамланган эшләрдән күргәзмә оештыру. Эшләрне коллектив карау, анализлау. Бүгенге дәрестә танышкан уенчыклар турында кабатлау.
Өй эше.
Меню / Сведения о школе / Наш музей / Наши учителя / Спорт / Наши достижения / Воспитательная работа
/ Наши координаты/ методические разработки/ фотогалерея/ новости